Arms
 
развернуть
 
423350, Республика Татарстан, с. Сарманово, ул. Терешковой, д. 6
Тел.: (85559) 5-05-07, 2-40-35 (ф.)
sarmanovsky.tat@sudrf.ru
423350, Республика Татарстан, с. Сарманово, ул. Терешковой, д. 6Тел.: (85559) 5-05-07, 2-40-35 (ф.)sarmanovsky.tat@sudrf.ru
Перенаправление на сайт по картинкеКликните сюда, чтобы посетить сайт
             80 лет Победы
 

ГРАФИК РАБОТЫ СУДА

ПОНЕДЕЛЬНИК: 08.00–17.00

ВТОРНИК: 08.00–17.00

СРЕДА: 08.00–17.00

ЧЕТВЕРГ: 08.00–17.00

ПЯТНИЦА: 08.00–15.45

ОБЕД: 12.00–12.45

В предпраздничные дни режим работы сокращается на один час

Прием граждан ведется ежедневно в течение рабочего времени суда

           В контакте
 


Отсканируй QR-код для быстрого перехода к разделу настроек Госпочты


Уважаемые граждане!
 
В связи с участившимися случаями мошенничества информируем.
Под видом сотрудников суда мошенники звонят участникам судебных процессов, сообщают информацию о предстоящих судебных заседаниях, в завершение разговора просят подтвердить свое участие, назвав код из СМС-сообщения, тем самым получая доступ к банковским картам.

Обращаем ваше внимание. Сотрудники суда в телефонном разговоре никогда не просят перейти по ссылке, сообщить код из СМС, в том числе для получения каких-либо документов через «Госуслуги», не запрашивают данные счетов, банковских карт, иную личную информацию.

В случае, если вам поступил подобный звонок, завершите разговор и перезвоните по официальному номеру телефона суда 8(85559)-5-05-07.
Пресс-служба суда.

ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 20.10.2026
Район судында яңа суд рәисе белән таныштыру тантанасы үткәрелдеверсия для печати

Район судында яңа суд рәисе белән таныштыру тантанасы үткәрелде

Узган атнада Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 12 октябрендә дөнья күргән 723 санлы Указы нигезендә Хәнипов Рөстәм Мирдасалих улы Сарман районы суды рәисе итеп билгеләнгән иде.

Бүген – 19 октябрь көнне район судының утырышлар залында аны бергә эшләячәк хезмәттәшләре, хокук саклау структуралары вәкилләре, тирә-як районнарның район судлары рәисләре белән таныштыру тантанасы үткәрелде.

– Без бүген махсус миссия – элеккеге суд рәисе Ринат Рәсим улының рәислек срогы чыгу һәм вәкаләтләрен туктатуы сәбәпле, яңа суд рәисе белән таныштырырга килдек. Рөстәм Хәнипов Казан федераль университетын тәмамлаган, Мамадыш районы судында баш белгеч, консультант, судья ярдәмчесе булып эшләде. Ә Сарманда аның хезмәт куюына 16 ел була. 2010 елдан – җәмәгать судьясы, 2013 елдан федераль судья вазифаларын башкарды, вакытлыча суд рәисе булып торды. Хокук саклау тармагындагы хезмәт стажы – 23 ел да 4 ай, судья булып 15 елдан артык эшли, – диде җыелышны алып баручы Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров.

Ул Сарман халкының хезмәт сөючән икәнлеген, судларда эш өчен бик яхшы шартлар тудырылганын да билгеләп үтте, яңа рәис һәм коллективның үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләүләрен һәм уңышлар теләде. Азнакай, Әлмәт, Зәй, Тукай, Мөслим, районнарының суд рәисләренә бүгенге чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез тәҗрибәле хезмәткәрләр, тәҗрибәгез белән уртаклашырсыз, дип ышанам», – диде. Сарман районы судының киләчәктә дә уңышлы эшләячәгенә, республика күләмендә тагы да матуррак эшләре белән танылачагына ышаныч белдерде. Элеккеге район суды рәисе Ринат Хәйбрахмановның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Кукушкин да яңа рәискә хезмәтендә уңышлар теләде.

Җыелышта район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты.

– Ринат Рәсим улының бөтен хезмәт юлы Сарманда үтте, дисәң дә була. Прокуратурада, күп еллар район судында хезмәт куйды. Белемле, принципиаль, булсын дип эшли торган кеше. Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы белән аерылып торды. Коллективыгыз бик матур: уңган, тырыш. Шулай ук Рөстәм Мирдасалих улына да уңышлар гына юлдаш булсын, – диде ул.

Коллектив исеменнән яңа рәисне баш белгеч Анна Хәсәнова тәбрикләде.

– Безнең коллектив тырыш һәм хезмәт сөючән, һәркем үз эшен яхшы белә. Рөстәм Мирдасалих улын яңа вазифасы белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз. Ә сезгә, Ринат Рәсим улы, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең кул астында коллектив бердәм, үзара аңлашып эшләде һәм ныклы булды, – диде ул.

Яңа рәискә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев, күрше районнардан килгән суд рәисләре дә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Ә Ринат Хәйбрахманов хезмәтен судья буларак дәвам итәчәк.

опубликовано 20.10.2026 14:06 (МСК)
Перенаправление на сайт по картинкеКликните сюда, чтобы посетить сайт
             80 лет Победы
 

ГРАФИК РАБОТЫ СУДА

ПОНЕДЕЛЬНИК: 08.00–17.00

ВТОРНИК: 08.00–17.00

СРЕДА: 08.00–17.00

ЧЕТВЕРГ: 08.00–17.00

ПЯТНИЦА: 08.00–15.45

ОБЕД: 12.00–12.45

В предпраздничные дни режим работы сокращается на один час

Прием граждан ведется ежедневно в течение рабочего времени суда

           В контакте
 


Отсканируй QR-код для быстрого перехода к разделу настроек Госпочты